"Ныклы гаилә" проекты, " Гаилә. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин юбилярларны алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы Рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Зәкәриевларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм озак елларга ныклы сәламәтлек, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның хөрмәте теләп истәлекле бүләкләр тапшырылды.