Бүген III Спартакиада кысаларында, «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Сарман районы авыл җирлекләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар программасына команда составы 4 кеше (3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз) белән эстафета йөзүе керә.
Үткәрелгән ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
🥇 урын-Илексаз авыл җирлеге командасы;
🥈 урын-Мортыштамак авыл җирлеге командасы;
🥉 урын-Янурыс авыл җирлеге командасы.
Бүләкләү тантанасын Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев үткәрде,ул җиңүчеләргә һәм призерларга мактаулы дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырды 🏆