Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән балалар эшләнмәләре конкурсы игълан итте. Чара үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелде. Бу конкурста Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасы коллективында тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр дә актив катнашты. 13 нче гыйнвар көнне Чатыр Тау һәм биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы Сәрвәров И.А. " Мин һәм кызыл китап" конкурсында катнашучыларны да грамоталар белән бүләкләде.