Чатыр Тау тыюлыгы башлыгы Сарваров Илнур Әбүзәр улы Җәлил бистәсенең 6нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм тәрбиячеләрне "Мин һәм Кызыл китап" республика балалар эшләнмәләре конкурсында актив катнашканы өчен Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләде. Барыгызны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!