Әлфия Афзалова - гомере буе татар милли музыкаль сәнгатен пропагандалауга багышлаган күренекле татар музыкаль мәдәнияте вәкиле, аның исеме бөтен дөньяга танылган, җырларында берничә буын тамашачы тәрбияләнгән легендар җырчы.
19 гыйнварда Сарман үзәк китапханәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Афзалованың тууына 90 ел тулуга багышланган «Якты йолдыз гасырларда балкыр» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Кичәнең кунаклары «Икенче яшьлек»өлкән буын клубы әгъзалары булды. Алып баручы библиограф Мадьярова Г. Н.катнашучыларны Әлфия Афзалованың биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Килгән кунакларга олы экраннан җырчының тормышы турында документаль фильм күрсәтелде, жырлары тынлатылды. Шулай ук «Халкыбызның моң иясе» исемле күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Кичә бик җанлы үтте.