Сарман авылында МФЦда дежурлык үткәрү турында

2023 елның 7 апреле, җомга

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында Сарман авылында атна саен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә» дежурлык оештырылды. Бу эш кысаларында дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре булып:

 кулланучыларга консультация бирү, аларның куллану законнары буенча хокукларын аңлату;

 кулланучыларга дәгъвалар, дәгъва белдерүләре төзүдә ярдәм итү;

- кулланучының шикаятен судтан тыш тәртиптә хәл итүдә ярдәм итү.

2023 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Кадрия Вәгыйзова Сарман муниципаль районы башкарма комитеты белгече Айгөл Абдулова белән берлектә Сарман авылы, Куйбышев ур., 36а йорт адресы буенча КФҮ филиалында консультация өстәле оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International