Юл хәрәкәте иминлеге буенча чара

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

7 нче апрельдә Җәлил бистәсенең “Аленушка”балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан, “Теремкәй” рус халык әкияте мотивы буенча театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Чарада Сарман районында "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Ситдикова Алсу Разин кызы да  катнашты. Ул юлларда һәм җәяүлеләр үтү урыннарында үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде. Очрашу ахырында Алсу Разиновна балаларга өстәл уеннары һәм истәлекле бүләкләр – буягыч китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International