Ат спортының милли төре буенча «Татнефть кубогы» "Атларда Корәш" ярышлары планлаштырылган

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Атларда Корәш» милли спорт төре популярлык ала. Аерым алганда, 2022 елда республикада әлеге спорт төре буенча: Саба районының «Сабантуй» ат спорты комплексы территориясендә «Дөнья Кубогы», шулай ук Азнакай районының «Актүбә» ат спорты мәктәбе территориясендә "Татнефть" компаниясе оештырган Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

2023 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Азнакай районының «Актүбә» ат спорты мәктәбе манежында Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкин ятмасының 75 еллыгына багышланган «Татнефть «ААҖ кубогы» ат спортының милли төре буенча ярышлар планлаштырылган.

Ярышлар афишасы;
Ярышларны уздыру турында нигезләмә, гариза формасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International