Гимназиянең эш планына ярашлы рәвештә Рус теле, әдәбияты һәм тарихы атналыгы башлана. Бүген юбиляр язучыларга багышланган стена газеталары, шулай ук ирекле темага башкарылган стена газеталары бәяләнде. 5 нче сыйныфлар арасында "Әкиятләрне белүчеләр!" дигән әдәби викторина үткәрелде. Интеллектуаль викторина өчен иң кызыклы сораулар сайланды. Бу биремнәр өйрәнелгән материал нигезендә төзелгән, шулай ук иҗади характердагы биремнәр дә булган. Чара максатларга иреште, тәрбия, үсеш бирүче бурычлар тормышка ашырылды.