11 нче апрельдә рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында "Яшь каллиграф" мәктәп конкурсы узды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Конкурсантлардан текстны матур каллиграфик язу белән язу таләп ителә. Гәрәева Алия (6 нчы Б класс) һәм Савганова Инзилә (7 нче Б класс) бу конкурста җиңүчеләр, Фазлуллина Гөлшат (6 нчы Б класс) һәм Шигапов Тимур(8 нче Б класс) призерлар булдылар. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!