2023 елның 17 апрелендә "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" дәресләре "Совет халкының геноциды турында хәтер көне"темасына үткәрелде. Дәресләрнең максаты: укучыларда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан тыныч совет гражданнары геноциды тарихы мисалында тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамлылыгын саклау кирәклеген аңлауны формалаштыру, укучыларда Бөек Ватан сугышы елларында балалар һәм яшьләр тормышы һәм эшчәнлеге мисалларында патриот һәм гражданның шәхси сыйфатларын тәрбияләү; сугыш корбаннарына – тыныч гражданнарга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.