Узган ялларда «Айтуган» универсаль спорт залында Нәҗметдинов Ильвир призына волейбол буенча ачык республика турниры узды. Сарман авылының күрше районнарыннан 6 команда катнашырга заявка биргән: Әлмәт, Зәй, Бөгелмә шәһәрләренең волейбол командалары, Мөслим районының 2 командасы һәм Сарман районыбызның командасы 
Турнир түбәндәгечә тәмамланды::
1 урынны һәм төп Кубокны Бөгелмә командасы алды
2 урын - Әлмәт шәһәре командасы (Система-Сервис)
3 урын - Мөслим районының волейбол командасы
Шулай ук Назмутдинов Ильвир призына турнирда түбәндәге номинацияләр дә билгеләнде:
- Иң яхшы һөҗүмче - Мөслим районы волейболчысы Хәсәншин Наргиз
- Иң яхшы яклаучы - Вагизов Марат (Система-Сервис)
- Иң яхшы блокчы дип Бөгелмә шәһәреннән Әхмәров Руслан танылды
- Иң яхшы бәйләүче - безнең команда волейболчысы - Һадиев Риназ
- Иң яхшы җанатар Исламов Рауф Галимардан улы булды.
Призлы урыннарны алган волейболчылар бүләккә Мактау грамоталары, кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар!
Әлеге ярышларны уздырган өчен Нәҗметдинов Эльвира Рөстәм улына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез 

