Ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ТР беренчелегенең Беренче лигасы уеннары

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

14-16 апрельдә Базарлы Матак поселогында 2023 елда ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ТР беренчелегенең Беренче лигасы уеннары узды. 8 команда заявка бирде, алар һәрбер команда белән уйнап чыктылар. Сарман муниципаль районы командасы уеннары нәтиҗәләре:
1. SMR - Актай (Әлки районы) 3-0
2. Олимп (Мамадыш шәһәре) - SMR 3-1
3. Кама (К. Тамагы) - SMR 0-2
4. SMR - ТСП (Теләче) 1-0
5. SMR - Аммоний (Менделеевск) 3-0
6. САБАГРО (Б. Саба) - SMR 0-1
7. SMR - О2 (Менделеевск) 0-0
Алдагы елның чемпионнарга гына җиңелеп, безнең район футболчылары Беренче лигада беренче чыгышларында 2 урынны алдылар.

SMR командасының иң яхшы уенчысы дип вратарь Беляев Дмитрий танылды 💪

Спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз 👏🥳🤝

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International