"Аҗаган" республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә районның ун мәктәбеннән килгән командалар катнашында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Аҗаган» республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды 🏆

Конкурс 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уздырыла.
Егетләр һәм кызлар билгеләнгән маршрут барышында ГТО нормативлары белән 9 сынау үттеләр: саф әзерлеге, укчы әзерлеге, ераклыкка граната ыргыту, АК-74не тулы булмаган җыю һәм сүтү, көч әзерлеге, 1 км йөгерү, 60 м йөгерү,50 м дистанциягә йөзү, ОЗК кию.

Судьялар коллегиясе карары буенча 1 нче урынны Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды, ул безнең районны Ютазы районындагы уеннарның зона этабында данын яклаячак 👏

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International