"Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 2023 елның 26 мартыннан 9 маена кадәр Россия Оборона министрлыгы ярдәме белән "ЮНАРМИЯ" хәрәкәте инициативасы белән "Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясен үткәрү планлаштырыла.

Акция барышында обелискларда, Ватанны саклаучылар мемориалларында һәм хәрби каберлекләрдә тәртип урнаштыру, Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен билгеләү буенча архивларда эшләү, мәгариф оешмаларында "батырлык дәресләре" үткәрү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә котлаулар язу планлаштырыла, һәм әлеге акцияне Россия Федерациясенең барлык субъектларында Мәңгелек утлар һәм хәтер утлары янында Юнармия постлары кую белән тәмамларга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International