Яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту өчен дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирү кампаниясе

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

30 апрельгә кадәр Сарман муниципаль районында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирү кампаниясе бара.

36 яшькә җитмәгән яшь гаилә, быел апрель аенда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына кереп, фатир сатып алу, үз йортын төзү яки ипотеканы түләү өчен торак бәясенең 30-35 процентын кире кайтарылмаган дәүләт субсидиясе ала ала.

Консультация, кирәкле документлар әзерләү һәм программага керү өчен Сарман авылы, Ленин урамы, 35 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International