Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан, бүген Җәлил 5 нче “Әкият” балалар бакчасында «Сылу кызлар» - 2023 бәйгесе үтте.
Бәйгедә 5-7 яшьтәге, татар телендә иркен сөйләшүче кызларыбыз катнашты.
Бәйгенең төп максаты - татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау һәм ачу, балаларда татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү,балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту иде.
Бәйге 4 өлештән торды:
1) Визитка «Әйдәгез, танышабыз!».Бәйгедә катнашучылар милли киемнәрдә чыгыш ясадылар. Үзләре турында сөйләделәр.
2) «Мин сәнгатькә гашыйк». Катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр: җыр, бию, сүз остасы .
3) «Мин татарча сөйләшәм». Кызлар биремнәр эшләделәр.
4) «Оста кулда һөнәр бар».Өй эше. Кызлар әниләре белән берлектә кул эшләре башкардылар,милли ризыклар әзерләделәр һәм анын турында сөйләделәр.
Кызларыбызның осталыкларын, Галиахметова Альмира Анасовна – НГДУ Җәлилнефтьнең Хезмәт Даны Музее җитәкчесе, Гарипова Гүзәлия Нуховна – «Бөтен дөнья татар конгрессы каршындагы татар хатын кызларның «Ак калфак» оешмасының «Җәлил бүлекчәсе» әгъзасы, бәяләде.
«Сылу кыз – 2023» бәйгесенең җиңүчесе Ризатдинова Амина, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән кыз» номинациясендә - Файзуллина Айзиля, «Иң тырыш кыз» номинациясендә - Галимова Риана, «Иң талантлы кыз» номинациясендә - Шигапова Амина, «Тамашачы күңелен яулаучы кыз» номинациясендә - Гибадуллина Ариана, «Иң кыю кыз» номинациясендә - Ахмеджанова Ясмина, «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә - Сахабиева Элиза җиңү яуладылар.
Бәйге бик күңелле үтте.
Кызларыбызга киләчәктә уңышлар телибез. Балалар туган телләрен хөрмәт итсеннәр, милли гореф-гадәтләр онытмасыннар иде.