2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан ратушасында 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Сарман муниципаль районы Каташ-Каран авылының территориаль иҗтимагый үзидарәсе үз номинациясендә грант җиңүчесе булды һәм Җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.

Муниципаль район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева һәм Каташ-Каран ТИҮ вәкиле Анжела Мәхмүтова тантаналы чарада катнаштылар. 

Мәгълүмат өчен: Конкурс «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе ярдәме белән 2015 елдан бирле үткәрелә. Ул җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын гамәлгә ашыруда территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең, халыкның эшлекле һәм социаль активлыгының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында 28 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында үз эшчәнлеген алып баручы 459 ТИҮ исәпләнә. Республиканың территориаль иҗтимагый үзидарәләре урыннарда киң социаль эш алып баралар, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек алып баралар, гражданнарның социаль-зәгыйфь категорияләренә ярдәм итәләр, төзекләндерү, хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнәләр, мәдәни-массакүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрәләр.

Конкурс турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә, нәтиҗәләр өч төркем буенча ясала: Казан һәм Чаллы шәһәр округларының ТИҮләре арасында, икенче төркемне 60 мең һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән шәһәрләрдә урнашкан ТИҮләр тәшкил итә, өченче төркемгә авыл җирлекләрендә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм 60 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләрдә урнашкан ТИҮләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International