Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне, шулай ук Ураза бәйрәме белән котлады. Ул котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырды, шулай ук РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Руслан Гаджиевтан азык-төлек тартмалары тапшырылды.