Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.
Утырыш башланганчы район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Россия Федерациясендә 21 апрельдә узган җирле үзидарә көне һәм юбилей туган көннәре уңаеннан хезмәттәшләрен бүләкләде.
АТК утырышында «Яз һәм хезмәт бәйрәменә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чараларны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында» Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Җәлил башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов чыгыш ясады. «Балаларның җәйге ялы урыннарының террорчылыкка каршы саклану торышы турында» гы мәсьәлә буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова чыгыш ясадылар.