Өмә - кешеләрне берләштерүче күркәм традиция, тагын бер яхшы һәм файдалы эш эшләргә, табигать һәм әйләнә-тирә мөһит турында кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирә. Җәлил бистәсенең 3 нче санлы «Алёнушка» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән өмәдә актив катнашты. Барысы да бик теләп уртак көч белән балалар бакчасы территориясен тәртипкә китерделәр.