26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.

Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. 

Безнең мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән документаль фильм карады, башлангыч сыйныф укучылары Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясады.

Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International