Җәлил поселогы китапханәсендә «Пушкин картасы»буенча «Тукай дөньясына сәяхәт»дигән әдәби кичә узды. Чарада 14-16 яшьлек укучылар катнашты.Чара барышында китапханәчеләр катнашучыларга шагыйрьнең авыр балачагы,аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар аның биографиясеннән күп яңалык ишеттеләр.Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укылды, әкиятләр,"Су анасы", "Шурәле"поэмалары искә алынды. "Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча фаразла"дигән викторина узды. Мәктәп укучылары бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә чара ахырында балалар татар халкының гимны булган"Туган тел" җырын җырладылар.Шулай ук катнашучылар Габдулла Тукайның «Шүрәле»әкиятенә нигезләнеп мультстудиядә төшерелгән мультфильмны карадылар.