Бүген СПИДны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Аның эшендә Әлмәт шәһәренең СПИД үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире Алия Садриева һәм профилактика бүлеге мөдире Алсу Газимова, район табиблары, социаль яклау, мәгариф учреждениеләре, ЗАГС бүлеге вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.