Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә бүген аның үлмәс шигырьләре яңгырады, һәйкәленә чәчәкләр салынды, халкым зурлап үзенең бөек улын искә алды. Мәктәбебездә аңа багышланган сыйныф сәгатьләре оештырылды. Аларда шагыйрьнең эзләре барланды, укучыларның белемнәре ныгытылды. Мәктәп коридорларында шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләүче стена газеталары, мәгълүмати стенд булдырылды.
9, 7 нче сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары бистәнең Мәдәният йортында оештырылган чарада катнаштылар. Тукайның 137 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмдә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар: шагыйрьнең шигырьләрен һәм Габдулла Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әкият геройлары булып чыгыш ясадылар.