Гордость моей нации

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген “Җәлил гимназиясе”ндә  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Милләтемнең йөзек кашы" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Чарада 5 нче сыйныф укучылары катнашты . Балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укылды. Шулай ук очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләренә һәм шигырьләренә җавап бирделәр, иллюстрацияләр буенча табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International