26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Татар халкының Бөек шагыйренә 27 яшь кенә булган. Аның тормыш юлы кыска, ләкин иҗат белән тулы иде. Җиде елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә ул йөзләгән шигырьләр, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә.
2023 елның 27 апрелендә "Сарман" кинотеатрында Сарман үзәк китапханәсе шагыйрьнең 137 еллыгына багышланган чара үткәрде. Биредә Сарман гимназиясе, Сарман гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, шагыйрь, галим Дамир Гарифуллин, җирле шагыйрьләр Әшрәфулла Зарипов, Айсылу Кәлимуллина һәм башкалар җыелды.
Кунакларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова котлады. Ул үзенең ихлас һәм игелекле теләкләрен белдерде.
Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик - Совет һәм Россия тарихчысы, татар җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аязович Гыйләҗев хикәясе буенча белделәр. Анда катнашучылар Г.Тукайның "Оч иреккә, Сандугач" әсәрләре буенча видео сәяхәт карадылар. Шулай ук очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре исемнәрен, табышмакларын чишәләр, Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыйлар.
Чара ахырында барлык катнашучылар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын рәхәтләнеп җырладылар.
Шулай ук балалар өчен мастер–класслар, шагыйрьгә багышланган тематик китаплар күргәзмәсе һәм аның әсәрләре мотивлары буенча эшләнмәләр күргәзмәсе оештырыла. Кунаклар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган район кешеләре стеласының күчермәсен күрделәр.