“Татар җыры”конкурс-фестивале

2023 елның 28 апреле, җомга

Татар теле һәм әдәбияты атналыгының иң масштаблы чараларының берсе – “Татар җыры” конкурс-фестивале. Ул ел саен үткәрелә. Быел җыр бәйрәме мәктәбебезнең талантлы укучысы булган Булат Сөләйманов истәлегенә багышланды. Бу җырчы егетебезнең гомере 2019 елның 13 сентябрендә автомобиль авариясендә өзелгән иде. 
Конкурс нигезләмәсе буенча һәр сыйныф бер җыр белән чыгыш ясады. Аны я дуэт, я ансамбль белән башкарырга кирәк иде. Ялгыз чыгыш ясаучылар конкурска кабул ителмәде. 
Һәр параллель сыйныф үз җырын  аерым-аерым башкарды. Чыгышлар алдыннан 2019 елгы чыгарылыш тарафыннан эшләнгән “Мәңгегә йөрәкләрдә син, Булат” дип аталган видеоролик күрсәтелде.   
Башкару осталыгын профессионаллардан торган жюри бәяләде. Катнашучыларга Дипломнар тапшырылды, ә Гран-прига 6 нчы б сыйныфы лаек булды. Конкурсның спонсоры - Ильмир Харисов.  Барыбыз исеменнән дә Җәлил музыка мәктәбенә, даими спонсорыбызга чараны оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International