Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

2023 елның 28 апреле, җомга

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсе начальнигы Камил Миңнегулов, җирлек башлыклары катнашты. 

Кием-салым, азык-төлек һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм азык-төлек тартмалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International