27.04.2023 елда "Батыр" СОК МБУда 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышларда Бөгелмә, Мөслим, Сарман һәм пгт Җәлилдән 4 команда катнашты. Уеннар түгәрәк системасы буенча узды. Кызлар бик яхшы һәм матур уен күрсәттеләр.
Уеннар нәтиҗәләре буенча турнир чемпионнары булып Сарман муниципаль районының «СШ№1»дә тәрбияләнүче Җәлил поселогы командасы, көмеш призерлар – Мөслим авылы, бронза – Бөгелмә шәһәре булды.