Җәлил поселогында Яз һәм Хезмәт бәйрәме

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

Җәлил поселогында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды. Хезмәт коллективлары бәйрәм колоннасы белән Ленин проспекты буйлап үттеләр.

Сәламләү сүзләре белән «Татнефть» профкомы рәисе В.Н.Филимонов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә. Вәлиев, Җәлил поселогы башлыгы Р.Ә. Кәримов, Җәлил ППО УТТ профкомы рәисе И.К. Ибатуллин, Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Г.Ф. Латифуллина, Җәлил территориаль ветераннар Советы Рәисе Р.А. Харисов, «Җәлилнефть» НГДУ АУ яшьләр лидеры Л.Д. Төхбатуллин.

Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү кысаларында Җәлилдә бәйрәм сәүдә ярминкәсе, велоузыш, иҗади конкурс (асфальт һәм мольберттагы рәсем), җиңел атлетика эстафетасы, йөзү, мини-футбол, массакүләм уеннар, "Язгы моңнар" вокаль конкурсы оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International