Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышның 27 апрель – 1 май көннәрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев котладылар.