Бүген районда "Үлемсез полк" портретлары белән автоузыш узды, анда Сарман авылында һәм Җәлил поселогында укучыларны "Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына багышлау тантаналарында катнашу өчен тукталыш ясалды. Акциядә район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин катнаштылар. Җәлил поселогында Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов сәламләделәр, барлык яшь армиячеләр исеменнән Илназ Якупов ант бирде.