"Георгий тасмасы" акциясе

2023 елның 5 мае, җомга

Без горурлык белән күкрәккә кадап, машиналарга бәйләп куйган Георгий тасмасы күптән инде Бөек Җиңүгә катнашлык символы гына түгел, ә яңадан торгызылган фашизмга каршы көрәш символы, безнең милли горурлыгыбыз символы, барлык россиялеләрнең бердәмлеге символы булып тора. Үзәк китапханә хезмәткәрләре ел саен «Георгий тасмасы» акциясен үткәрә, менә быел да алар авылдашларына бәйрәм турында искә төшерер өчен үз укучыларына Георгий тасмаларын тараталар. Укучылар өчен күргәзмәләр һәм «Буыннар истәлеге»тематик киштәсе әзерләнгән. Үткәрелгән акция шуны күрсәтте: без чыннан да үткәннәребез белән горурланабыз. Китапханә хезмәткәрләре авыл халкын акциядә актив катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International