5 нче майда Дан Монументы янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен тантаналы чара узды. Бу чара барышында "Җәлил гимназия"се укучыларының Юнармия сафларына керү тантанасы узды. Балалар ант бирделәр. Аларга бу иҗтимагый-патриотик хәрәкәткә караганлык билгеләре тапшырдылар. Укучыларны бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз!