Бүген Җәлил поселогы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган автоузышта катнашучыларны каршы алды. Автоузышта Россиядән читтә хәрби бурычларын үтәгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнаштылар.
Укучыларны «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына багышлау тантанасы булды. Сәламләү сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә. Вәлиев, "пгт. Җәлил" Кәримов Р.Ә., Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге начальнигы Һадиуллин Л. Х. һәлак булган сугышчылар истәлегенә Дан монументына чәчәкләр салынды.
Җәлил гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Илназ Якупов барлык яшь армиячеләр исеменнән ант бирде. Балаларга «Юнармия» иҗтимагый-патриотик хәрәкәтенә караган значоклар һәм таныклыклар тапшырылды. Бәйрәмнең бизәге булып Ландыш Зарипова җитәкчелегендәге «Ихлас» вокаль ансамбленең «Мир» җыры булды.