Бүген Сөлек авылы халкын, читтә яшәүче авылдашларны зур чара очраштырды

2023 елның 7 мае, якшәмбе

Авылдашлары - олы йөрәкле, киң күңелле ватанпәрвар Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнары, тылда хезмәт куйганнар һәм тол калган аналар истәлегенә авыл мәдәният каршына мәгърүр һәйкәл салдырды. Аны бүген тантаналы рәвештә ачтылар. Авылдашларына бәйрәм бүләге итеп, миһербанлы җан Казаннан мәртәбәле сәнгать ияләрен чакырган иде. Ике сәгатькә якын Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Сөлек халкы һәм тантана кунакларына җыр-моң, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә райондашыбыз - филармония артисты Рөстәм Насыйбуллин да чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International