Иске Кәшер авыл җирлеге Урта Кәшер авылында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды .Сарман районынан вәкил Исмәгилова Юлия Равил кызы катнашты. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы ачып җибәрде. Яу кырында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алынды. Иске Кәшер урта белем бирү мәктәбенең укучылары монтаж программасы күрсәттеләр, һәйкәлгә веноклар салынды.