"Ветеранда кунакка"патриотик акциясе

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

 "Форпост" отряды активистлары һәм Сарман гимназиясе яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улында кунакта булдылар. Ветеран балаларны зур шатлык белән каршы алды. Аның кызы Сания Мөхәррәм кызы балаларга быел ветеранга 96 яшь тулганы, ә фронтка бик яшь китүе, ул вакытта аңа 17 яшь булуы, әтисенең бүләкләре, шулай ук сугыштан соң аңа хәрби хезмәтне ничек башкарырга туры килүе турында сөйләде. Киткәндә балалар ветеранны тагын бер тапкыр Җиңү бәйрәме белән котладылар, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр һәм истәлеккә гомуми фото төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International