Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды. Сарман районынан вәкил Шарафутдинов Ринат Мифтах улы катнашты. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Ильфат Загит улы ачып җибәрде. Яу кырында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алынды.