Бүген, Югары Чыршылы авылында, Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. һәм район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Харисов А.М. тыл ветераннарын һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ш.Хөсәеновның «20 ел үткәч» дип исемләнгән спектаклен сәхнәләштерделәр.