Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Җиңу көне белән котлавы

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле ветераннар!
Районыбыз кунаклары!
Сезне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.
9 Май – иң бөек бәйрәм. Ватаныбыз тарихында гына түгел, бар дөнья тарихында аның әһәмияте бик зур.
Утлы елларда бөтен ил белән бергә Сарман халкы да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Районыбызның 9 меңнән артык улы һәм кызы фронтка китте. 7 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып калды.
Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына, сугыш елы балаларына чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бүгенге көндә дә илебезгә күп сынаулар насыйп булды. Ата–бабаларыбыз кебек, бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар! Һәрберегезгә имин тормыш, озын гомер, исәнлек-саулык телим. Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз булсын.
Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International