Сарманда Бөек Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелде

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Илебезнең истәлекле даталар календаре буенча 9 Май аерым урын алып тора. Фашист Германиясен Җиңү көне-бөек илебезнең барлык кешеләренә якын булган иң мөһим, күңелгә үтеп керерлек һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе.

Район халкын Җиңү көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Бәйрәмнең шатлыгын сарманлылар белән Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов уртаклашты һәм район халкына Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатен тапшырды.

Фәрит Мөнәвир улы һәм Рамил Миргаяз улы отпускка килгән махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очраштылар. Батырлык Орденын Камалова Рузалия Фәйзелхак кызына тапшырдылар-хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучы Камалов Ленар Касыйм улының әнисе.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Мөхәррәм Фәйзуллин һәм Габделәхәт Исмәгыйлев видеоэлемтә аша тынычлык һәм иминлек теләделәр. Шулай ук сарманлыларны махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары котлады.

Тантаналар кысаларында район оешмалары бизәгән машиналар парады, бәйрәм колоннасы йөреше узды. Үзәк паркта Мәңгелек ут янында митинг узды. Ил азатлыгы өчен башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр һәм таҗлар куйдылар.

Чаралар бәйрәм концерты, спорт уеннары белән дәвам итте. Бәйрәм сәүдәсе, тематик мәйданчыклар эшли. Теләге булганнар «солдат камыры»белән сыйланганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International