Бүген, 9 нчы май-Җиңү көнендә, "Җәлил гимназиясе"нең 10 нчы сыйныф укучысы Якупов Илназ һәм Җәлил бистәсе Ветераннар советы рәисе Минһаҗева Әнисә тыл хезмәтчәне Вәлиев Мирдегали Сәит улында кунакта булдылар. Очрашу бик күңелле һәм җылы узды. Мирдегали Сәит улы үзенең сугыш елларына туры килгән авыр балачак хәтирәләре белән уртаклашты. Тыл ветераны үзенә карата булган игътибарга бик сөенде һәм рәхмәтләрен җиткерде.