Бүген районда запаста булган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны алып бару өчен җаваплы Татарстан Республикасы җирлекләре вазыйфаи затлары белән инструкторлык-методик җыен узды.
Анда республиканың 9 районы вәкилләре катнашты.
Чарада катнашучыларны беренче эш итеп Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Аннан соң сүзне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар идарәсе начальнигы Рәшит Ахунов алды. Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов беренчел хәрби исәп буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының солдатлар һәм сержантлар буенча мобилизацион ресурсларны планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы ярдәмчесе Евгения Кочкарева җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәп-хисапны оештыру турында сөйләде. Шул ук бүлекчә начальнигының өлкән ярдәмчесе Лилия Сабирова оешмаларда хәрби исәп-хисап алып баруны контрольдә тоту тәртибе белән таныштырды.
Шуннан соң документлар белән танышу өчен тәнәфес булды. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы ярдәмчесе Гүзәл Латыйпова беренчел хәрби исәп-хисапны гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең запаста булган гражданнарны хәрби исәп-хисапка кую һәм аларны хәрби исәп-хисаптан алу буенча бурычлары турында сөйләде. Ул шулай ук мондый гражданнарны хәрби исәпкә алу документларын тутыру тәртибе һәм кагыйдәләре турында искә төшерде. Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Ленар Һадиуллин җирле үзидарә органнарында хәрби хезмәткә тиешле гражданнарны (призывникларны) хәрби исәпкә алуны оештыруга, шулай ук мондый гражданнарны хәрби исәпкә алу документларын тутыру тәртибенә һәм кагыйдәләренә тукталды. Мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Камил Миңнегулов хәбәр итү штабын һәм авыл җирлеген җыю пунктын булдыру һәм оештыру тәртибе турында сөйләде. Йомгаклау сүзе белән Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби комиссары Дашгын Гасанов чыгыш ясады.