11 май көнне, Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә, Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр, гореф - гадәтләр елы кысаларында, районкүләм "Татар малае, Татар кызчыгы -2023" бәйгесе үтте. Бәйгедә бакчабызның данын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхутдинова Эльза яклады. Аны әзерләгән әти-әниләргә һәм тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эльзага алдагы көннәрендә дә уңышлар, үзенең матур чыгышлары белән гел сөендереп торсын дип телибез.