"Кеше тәрбияләү" Республика конкурсы

2023 елның 13 мае, шимбә

11-12 майда Казанда балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча "кеше тәрбияләү"Республика конкурсының финалы узды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кудашева Гөлназ Фирдәүс кызы, әлеге конкурсның читтән торып этабында җиңүчеләр рәтенә кереп, безнең районны конкурста лаеклы тәкъдим итте. Конкурсантлар билгеләнгән темаларның берсенә ачык чыгыш ясадылар һәм "тәрбия вакыйгасы"ачык чараларын үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International