Бүген Сарман районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм саклаугычларның хәзерлеге буенча кабул итү оештырылды.
Районда Татар авыл хуҗадыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Рөстәм Низамов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Комиссия составында шулай ук «Агрокөч» җәмгыятенең терлекчелек бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Ситдыйков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев та булдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Нөркәй» агрофирмасы җиңүче булып танылды, ә «Сарман» агрофирмасы икенче урында урнашты.