2023 елның 10-12 маенда Казан шәһәрендә Җиңү көненә багышланган йөзү буенча республика ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан 1300дән артык спортчы катнашты.
Сарман районы исеменнән 1-нче Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады, алар Җәлил поселогының ССК Батыр базасында шөгыльләнәләр 🏊 ♂
Әлеге ярышларда спортчылар 4 призлы урын яуладылар: Галләмова Арина 50 м аркада дистанциядә 1 урын, 100 м/с дистанциядә 2 урын, 100 м аркада дистанциядә 3 урын;
Яруллина Азалия 100 м баттерфляй дистанциясендә 2 урын.
Ярышларда безнең спортчылар 10 өлкәннәр разрядын үтәделәр🤘
Спортчыларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән чын күңелдән котлыйбыз. Көчләргә ышаныч, җиңүгә омтылыш һәм лидерлыкка арымый-талмый сусау телибез!