18 нче майда "Җәлил гимназиясе"нең актлар залында гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка Җәлил хастаханәсе педиатры Юнысова Резеда Хәниф кызы чакырылды, ул энергетиклар, электрон тәмәке куллануның зыяны турында сөйләде һәм ата-аналарны балаларның сәламәтлеген күзәтергә чакырды. Моннан тыш, җыелышта балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хаҗиева Лилия Рифат кызы чыгыш ясады. Ул ата-аналарның ТР һәм РФ законнарын бозган өчен җаваплылыгы турында сөйләде. Гимназия директоры Г. Н. Булатова һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Р. Ф. Миңнәхмәтова әти-әниләре белән әңгәмәне дәвам иттеләр.